Ветераннар ял итә - 29 Мая 2014 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Четверг, 08 Декабрь 2016, 07:02
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2014 » Май » 29 » Ветераннар ял итә
10:03
Ветераннар ял итә

Саба гимназиясендә өлкәннәр белән зур эшләр алып барыла. Хезмәт ветераннарыбыз ихтибар үзәгендә. Өлкәннәр көнендә һәрбер ветеранны котлаудан башлана, ай саен “Хатирә” клубы үзенең утырышларын уздыра. Май аенда ветераннарны гимназиябезнең актлар залына чакырып, Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан укытучылар көче белән әзерләнгән матур концерт программасы күрсәтелде. Гимназиянең “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе Мухамадиева Розалия Авхадиевна - музей эшчәнлеге, быелгы уку елында эшләнгән эшләр, уңышлар турында сөйләде. Хисанов Хәйдәр Фасхиевич Сабаның тыл ветераннары турында мәгълүмат бирде, тыл ветераннары, сугыштан исән кайткан ветераннарга багышланган яңа төзелә торган “Хәтер” китабы турында сөйләде. Утырыш вакытында ветераннар Советы сайланды.
Еллык эшкә нәтиҗә итеп “Хатирә” клубы каршында “Кичке Сабантуй” оештырылды. Табигатьнең матур кочагына чыгып, табигатьнең матурлыгына хозурланып ял итеп кайттык. Монда алар төрле спорт уеннары уйнап, чәй табыны артында татар халкының көйләрен җырлап күңел ачтылар.

Категория: Новости школы | Просмотров: 303 | Добавил: ЮЛя | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016