Универсиада уты безнең районда - 28 Июня 2013 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Пятница, 09 Декабрь 2016, 04:55
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2013 » Июнь » 28 » Универсиада уты безнең районда
13:18
Универсиада уты безнең районда
Универсиада уты планетаның төрле почмакларында яшәүче студентларның бердәмлеген, дуслыгын һәм тынычлыкны символлаштыра. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы – Студентларның Бөтендөнья Уеннары тарихында тиңе булмаган вакыйга. Универсиада утын кабызу тантанасы Парижда, Европаның иң борынгы һәм дәрәҗәле университетларының берсе Париж-Сорбоннада үтте. Нәкъ бу урынны сайлау очраклы түгел, чөнки 1923 елда Парижда беренче тапкыр студентларның Халыкара спорт уеннары үткәрелә. 2013 елның гыйнварыннан июль аена кадәр Эстафетаның Россиядәге этабы башланды. Ут эстафетасы илнең 30 эре студентлар шәһәрен, шулай ук Татарстан республикасының 44 шәһәр һәм муниципаль берәмлекләр үзәкләрен дә йөреп чыгачак. Бүген безнең районбызда да тиңе булмаган тарихи вакыйга булды: Универсиада уты безнең район буенча үтте. Әлеге истәлекле вакыйганы күрер өчен гимназиябез тулы коллектив белән үзәк урамга чыгып тезелдек. Факелны күтәреп баручылар, 100-200 метр саен бер-берсен алыштырып, үзәк урамнар һәм район территориясе буйлап Ут белән йөгереп уздылар. Утны спорт һәм уку өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан студентлар, волонтерлар, төбәкнең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, хакимият вәкилләре йөрттеләр. Традиция буенча эстафета 2013 елның 6 июлендә Казанда Уеннарны ачу һәм ябу тантанасы стадионында Утны кабызу белән тәмамланачак.
Категория: Новости школы | Просмотров: 323 | Добавил: Alsu | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016