Тукай иҗаты буенча район конкурсы - 29 Апреля 2013 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Воскресенье, 11 Декабрь 2016, 09:04
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2013 » Апрель » 29 » Тукай иҗаты буенча район конкурсы
08:18
Тукай иҗаты буенча район конкурсы
Һәр халыкның үзенең яраткан шагыйре була. Борынгы Грециядә ул - Гомер, Англиядә – Шекспир, Россиядә –Пушкин, татар халкы өчен поэзиянең якты йолдызы – Габдулла Тукай. Президентыбыз әйткәнчә, "Габдулла Тукай – татар поэзиясе күгендә кояш, ул балкый һәм мәңге сүнмәс. Аның һәр шигыре, әкияте, безне тәрбияли, иң яхшы гамәлләргә өнди, акыллы киңәшләрен бирә.
26 нчы апрель - бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 127 ел тулды. Шушы уңайдан, район мәдәният йортында Тукай иҗатына багышланган сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсының йомгаклау өлеше - " Шигырь бәйрәме” булып узды. Бәйрәмне 6 Б сыйныфы укучысы Акберова Ләйсән үзенең моңлы тавышы белән Г.Тукай сүзләренә язылган "Бәйрәм бүген” җыры белән башлап җибәрде. Бу конкурска гимназиябездән дә укучыларыбыз бик теләп катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
1нче урын -Билалова Зилә "Өзелгән өмит” шигыре
( 9 А сыйныфы)
2 нче урын –Нурмөхәммәтова Азиза " Милләткә” шигыре
( 9 А сыйныфы)
3 нче урын- Гафиятуллина Элеонора " Милли моңнар” шигыре (8 А сыйныфы).
Укучылар, Сезне уңышларыгыз белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының МБ җитәкчесе Хәлилова Л.Х.
Категория: Новости школы | Просмотров: 339 | Добавил: Alsu | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016