СТУДЕНТлар белән ОЧРАШУ! - 31 Января 2015 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 10 Декабрь 2016, 23:20
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2015 » Январь » 31 » СТУДЕНТлар белән ОЧРАШУ!
13:51
СТУДЕНТлар белән ОЧРАШУ!

30 нчы гыйнвар көнне, Саба гимназиясендә традициягә әйләнгән мәктәбебезне тәмамлап чыккан укучылар белән очрашу кичәсенә җыелдык. Әйе, алар укытучыларын, классташларын, дусларын сагынып кабат гимназиягә җыелдылар.
Быелгы очрашуга кунакка бик күп студентлар, эшләүче яшьләр килгәннәр иде. Иң күп санлысы әлбәттә, әле яңа гына студент тормышына аяк басканнар булгандыр, мөгаен. Кичә җыр, бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды, һәм бу чараларда 2012 - 2014 нче уку елы чыгарылыш укучылары актив булдылар.Сөйләр сүзе булган һәркемгә мөмкинчелек бирелде. Студентлар мәктәп елларында булган истәлек – хатирәләре һәм тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, быелгы чыгарылыш укучыларына киңәш – тәкъдимнәрен җиткерделәр. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
Бүгенге очрашуга килгән студентларга мәктәбен, укытучысын, классташларын, дусларын онытмаган һәркемгә рәхмәт белдерәбез!

Категория: Новости школы | Просмотров: 218 | Добавил: Наилюшка | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Январь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016