Шәһри Болгарга экскурсия - 13 Июня 2013 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 10 Декабрь 2016, 23:23
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2013 » Июнь » 13 » Шәһри Болгарга экскурсия
11:22
Шәһри Болгарга экскурсия
Саба гимназиясенең "Рассвет” ял һәм хезмәт лагеры 12 нче июнь көнне Шәһри Болгарда экскурсиядә булып кайтты. Сәяхәтебез вакытында балалар Бөек Болгарның гүзәл табигате, аның тарихи – мәдәни үзәген күреп сокландылар. Татарстанның беренче призеденты Шәймиев М.Ш. җитәкләгән "Яңарыш” фонды тарафыннан төзекләндерелгән Җәмигъ мәчете, Успенье чиркәве, Хан сарае, Хан мавзолее, Кече манара, Кара пулат, Ак пулат (Мунча), Төняк, Көнчыгыш мавзолейлары һәм башка тарихи һәйкәлләр белән якыннан таныштылар. Яңа төзелгән бина "Истәлек билгесе”ндә урнашкан, Гиннеслар рекорды китабына кертелгән, дөньядагы иң зур Коръән китабы балаларда зур кызыксыну уятты. Әлеге китапның размерлары – 1,5х2м, авырлыгы 800кг., тышлыгы кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Шулай ук "Икмәк музее”, Ак мәчет комплексы узенең матурлыгы белән таң калдырды.
Әлеге сәяхәттән балалар үзләренә татар халкының тарихы турында бик күп яңа мәгълүмат алып кайттылар.
Категория: Новости школы | Просмотров: 276 | Добавил: ОДК | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016