Район Спартакиадасы - 6 Февраля 2013 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Воскресенье, 11 Декабрь 2016, 09:04
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2013 » Февраль » 6 » Район Спартакиадасы
08:59
Район Спартакиадасы
Мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиаданың район этабы башланды. 4 февраль көнне, Байлар Сабасы мәдәният йортының спортзалында, өстәл теннисы ярышы узды. Ярышта барлыгы 69 хезмәткәр катнашты. Ир-ат һәм хатын-кызлар арасында барган уеннар мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Хатын-кызлар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1. Назмутдинова Альбина (Саба гимназиясе) 2. Басырова Таңсылу (Лесхоз) 3. Зиганшина Рузалия (Корсабаш). Ир-атлар: 1. Мубаракзянов Раиль (Кибәче) 2. Миннебаев Наиль (Икшермә) 3. Рахимов Радиф (Сатыш).  
5 февраль конне Мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы кышкы Спартакиаданың икенче көне чаңгыда шуу һәм шорт-трек белән башланып китте. Чаңгы ярышында барлыгы 95 хезмәткәр катнашты. Ир-атлар өч, хатын-кызлар исә бер чакырымга узышып, үз көчләрен сынадылар. Безнен гимназия укытучылары ярышлардан читтэ калмадылар. Физкультура укытучылары Назмутдинова Альбина Марселевна, Каримов Искэндэр Ильдусович, ОБЖ укытучысы Хайриев Ильнур Зуфарович, физика укытучылары Гарифуллин Римат Мударисович, Кутдусова Дилэрэ Фанисовна, математика укытучысы Галихузина Голназ Фаридовна гимназия данын яклап чыктылар.  Беренче һәм икенче урынны алучылар республика этабына үттеләр. Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Просмотров: 678 | Добавил: saba1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016