Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын,ел саен кабатланып торсын! - 20 Марта 2014 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Вторник, 06 Декабрь 2016, 11:10
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2014 » Март » 20 » Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын,ел саен кабатланып торсын!
20:21
Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын,ел саен кабатланып торсын!

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртелә. Нәүрүз көннәрендә ( ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан – йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8–10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан – йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Аларда йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.
Халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибарны арттыру.,гореф-гадәтләребезне онытмау максатыннан, 4Г сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары өчен, Нәүрүз бәйрәме үткәрде.Бәйрәм матур җырлар,дәртле биюләр белән үрелеп барды.Нәүрүзгә Кыш бабай да килгән.Аның тиз генә үз биләмәләрен бирәсе килмәде,әмма ярышларда Яз кызы Нәүрүзбикә җиңеп чыкты.Бәйрәмдә тамашачы балалар да актив катнашты.

 

Категория: Новости школы | Просмотров: 688 | Добавил: Rrasima | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016