|
Главная » 2015 » Апрель » 24 » "Мин язларга гашыйк" - китап бәйрәме
11:12 "Мин язларга гашыйк" - китап бәйрәме |
23 нче апрель көнне гимназиядә “Г.Тукай атналыгы” кысаларында “Мин язларга гашыйк” дип аталган китап бәйрәме булып үтте. Ул чит телләр укытучысы Әхмәтгалиева Әлфия Тимербай кызының шул исемдә чыккан шигырьләр җыентыгы тәкъдир итү кичәсе итеп оештырылды. Чын күңелдән сөйләшүдә укучылар Әлфия Тимербаевнаның шигырьләрен сөйләделәр, авторның үзе тарафыннан сөйләнгән шигырьләрне тыңладылар.
Нәкъ менә тәрбияви якка басым ясап оештырылган ифрат кызыклы, җанлы бу кичәне укучылар тын да алмый тыңладылар. Матурлыкны күрә белү, авырлыклар алдында каушап калмау, кешеләрне, тормышны ярату – әнә шундый сыйфатларга өстенлек бирергә кирәклекне аңлады биредә утырган бала.

|
Категория: Новости школы |
Просмотров: 375 |
Добавил: saba1
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
| | |