“...мин һаваны сайлыйм...” - 20 Августа 2013 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Вторник, 06 Декабрь 2016, 11:07
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2013 » Август » 20 » “...мин һаваны сайлыйм...”
10:52
“...мин һаваны сайлыйм...”
"...мин һаваны сайлыйм...”
17 август – Һава флоты көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан илебездә төрле чаралар,матур бәйрәмнәр үткәрелә.Шулай ук әлеге бәйрәм бөек конструктор,өч тапкыр Социалистик хезмәт герое А.Н.Туполевның,Советлар Союзы герое А.И.Покрышкин исемендәге ДОСААФ аэроклубына да 80 яшь тула. Без дә гимназиябез укучылары белән Биектау районының Коркачык поселогына әлеге бәйрәмгә багышланган "Мин һаваны сайлыйм” дип аталган авиашоуны күзәтергә бардык...Чараны уздыручылар төрле яшьтәге тамашачыга зур яңалыклар әзерләгәннәр иде…
Бәйрәм мәйданына килеп кергәндә үк ерактан ук самолет,вертолет тавышлары колакка яңгырап ишетеп тора иде.Күп вакыт та узмады әлеге самолетлар күккә күтәрелеп халыкка "яхшы кәеф” өләште.Берничә минуттан парашют белән сикерүчеләр дә пәйдә булдылар...Алар артыннан ук "Собр” спецотряды шартлы дошманны тиз арада кулга алу операциясен башкарды!
Шулак ук,җирдә дә бик кызыклы чаралар узып торды.”Эдельвейс” дип аталган хәрби-патриотик клуб укучылары тамашачыга үзләренең ныклы әзерлекләрен күрсәттеләр...
Ә чараның иң истә кала торган вакыты-ул зур самолетлар парады иде(авырлыгы 100 тонн ).Без үз күзләребез белән
Ту-95МС һәм Ту-160 күрә алдык... Алар артыннан кечкенә биеклектән генә очкан самолет-разведчик Ту-214Р һәм Ту-214ОН безнең баш очыннан уздылар...Шуны искәртеп узарга кирәк, Ту-95МС самолеты башкалабыз Казанда ясала икән.Ә соңыннан инде без барлык техникалар янына барып,үзебезне кызыксындырган сорауларны биреп,пилотның үзе белән аралашып,фотога төшү мөмкинлеге дә булды.
Чыннан да әлеге чаралар бик тә матур...тик әлеге техникаларны безгә тыныч илебездә генә күрергә язсын иде...
Категория: Новости сайта | Просмотров: 390 | Добавил: Айнур | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Август 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016