Лагерь гөрли... - 16 Июня 2012 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 10 Декабрь 2016, 23:20
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2012 » Июнь » 16 » Лагерь гөрли...
22:52
Лагерь гөрли...

Бүгенге көн "Бантиклылар” көне һәм чишмә буена сәяхәт дип игълан ителгән иде. Кызлар бу көнгә бик нык әзерләнгәннәр. Чәчләренә төрле төстәге бантиклар бәйләгәннәр, хәтта, күлмәкләренә, кулларына такканнар. Көне буе аллы-гөлле күбәләкләрдәй йөрделәр. Көн азагында иң үзенчәлекле һәм иң күп бантик тагучыларга призлар тапшырылды.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары онытылмас хатирә булып күңелебезнең, йөрәгебезнең иң кадерле почмагында саклана.
Сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләүче зәңгәр чишмәләр җыры кемне генә җилкендерми дә, кемнең генә күңел кылларын тибрәтми икән? Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үз алдына гына сөйләнәләр. Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга да яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да коеларны тутырып торалар. Менә бүген,"Шатлык" лагерына йөрүче балалар да чишмә чыга торган елга буена сәяхәткә бардылар.Алар анда чишмәне чистарттылар,елга аркылы чыгарга ташлардан юл салдылар,төрле уеннар уйнадылар.Көнебез бик файдалы үтте.

Просмотров: 158 | Добавил: Rrasima | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016