кыш бабайлар парады - 29 Декабря 2012 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Понедельник, 05 Декабрь 2016, 15:34
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2012 » Декабрь » 29 » кыш бабайлар парады
21:59
кыш бабайлар парады
Бүген, 29 нче декабрь көнне Байлар Сабасы бистәсендә Кыш бабайлар парады белән тантаналы рәвештә үзәк мәйданда чыршы ачылышы булды. Ел да көтеп алына торган бу чараларны гимназия коллективы да ныклы әзерлек белән каршы алды. Кыш бабай белән Кар кызы 2013 нче ел хуҗасы булган Еланны ияртеп, үзәк мәйданнан атлады.
Чыршы ачылышы тантанасында гимназиябез коллективы исеменнән Кыш бабай һәм Кар кызы якташларны, килгән кунакларны Яңа – 2013 нче ел белән котлап, изге Яңа ел теләкләрен җиткерделәр.
Парадта һәм чыгыш ясауда катнашкан укытучыларга, хезмәткәрләргә, укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Барлык укучыларны, укытучы- тәрбиячеләрне, хезмәткәрләрне, әти-әниләрне Яңа – 2013 нче ел белән котлыйбыз, эшләрендә зур уңышлар телибез!

Яңа еллар алып килсен яңа шатлык.
Яңа еллар алып килсен яңа бәхет.
Яңа елда яңа юллар чакырсыннар
Ак хыяллар каршы алсын тезелешеп.
Яңа еллар алып килсен изге хисләр
Тугъры дусларны ул сезгә бүләк итсен.
Мәрхәмәтле,тугъры, сабыр булганнарны
Яңа елда зур уңышлар гына көтсен.


Просмотров: 623 | Добавил: saba1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016