Конкурс "Сәләхият-Дарование" - 9 Ноября 2015 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 10 Декабрь 2016, 02:06
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2015 » Ноябрь » 9 » Конкурс "Сәләхият-Дарование"
09:13
Конкурс "Сәләхият-Дарование"

5 нче ноябрь көнне балалар иҗат үзәгендә Саба районының 85 еллыгына багышланган “Сәләхият” укучылар арасында сәнгатьле сөйләм район бәйгесе уздырылды. Чараның төп максаты Саба районына хөрмәт хисләре тәрбияләү, тарихны барлау, укучыларның сәнгатьле сөйләм телен камилләштерүдән мәслихәт иде. Бәйгедә барлыгы районның төрле мәктәпләреннән 46 шигырь сөюче катнашты. Безнең гимназия укучылары да шигырь бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар. 5 нче сыйныф укучылары Вахитов Айзат (җитәкчесе Хабибрахманова Венера Адлер кызы) катнашу турындагы сертификатка ия булса, Җиһаншина Илзирә (җитәкчесе Корбанова Айсылу Рәис кызы) һәм Галимуллина Фәридә (җитәкчесе Нәҗипова Хәлимә Сәхәби кызы) II дәрәҗәдәге диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Кызлар сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, моңлы тавышлары белән , артистлык сәләтләрен күрсәтеп көндәшләрен таң калдырды.
“Сәләхият” конкурсы һәркем өчен файдалы һәм уңышлы булды. Жюри әгъзаләре катнашучыларга, әзерләгән укытучыларга рәхмәт хисләрен белдереп, алдагы тормышларында бәхет, укуларында уңышлар теләде. Бәйгедән укучылар күңел күтәренкелеге, иҗат рухы белән таралды. Мондый очрашулар, конкурслар күбрәк булсын, укучылар тагын да зуррак үрләргә ирешсеннәр иде дигән теләктә калабыз.

Категория: Новости сайта | Просмотров: 90 | Добавил: сулгуз | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Ноябрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016