Хэтер коне - 16 Октября 2012 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Вторник, 06 Декабрь 2016, 11:12
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2012 » Октябрь » 16 » Хэтер коне
11:06
Хэтер коне
   Татарстан һәм татар милләте өчен тарих елының  ике  әһәмиятле вакыйгасы бар. Аның берсе - 922 елда Идел Болгарстанында ислам динен кабул итү булса, икенчесе - моннан 460 ел элек – 1552 нче елда Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Казан ханлыгын басып алу Шушы уңайдан, 15 октябрь көнне гимназиябездә хәтер көне үтте.
   Элеге чараны тарих укытучысы Зарипова З.Ф. һәм 6Г сыйныф укучылары әзерләде. Библиотекада хәтер көненә багышланган күргәзмә оештырылды.
   15 октябрь татар милләте өчен фаҗигале көн. Моннан 460 ел элек Казан ханлыгын саклап калуда вафат булган милләттәшләребезне искә алу көне. Фаҗигале, сагышлы чакларда татар кешеләре бәетләр иҗат иткән. Шуларны көйләп алар эчен бушата, тынычлык таба. Яшьлеге бик авыр заманга туры килгән Акъәбиләр бүген дә күп безнең арада. Шуларның берсе Рәкыйбә апа. Ул безнең үткәргән чарада катнашып, укучыларга үзенең бәетләрен тәкъдим итте. Сагыну, ятимлекләрнең нинди авыр хәсрәт икәнен аңлатты.
   15 октябрь – Хәтер көне. Үлгәннәрне онытмыйк. Телебезне саклыйк. Татарча сөйләшик һәм татарча әдәби әсәрләр укырга да вакыт табарга тырышыйк.
Просмотров: 432 | Добавил: saba1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016