Картлар йортына шефлык концерты! - 19 Октября 2012 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Четверг, 08 Декабрь 2016, 07:01
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2012 » Октябрь » 19 » Картлар йортына шефлык концерты!
14:44
Картлар йортына шефлык концерты!
19 нчы октябрь конне 9 нчы А,Б сыйныфы укучылары сыйныф житэкчелэре Наилэ Накиповна, оештыручы-педагог Мирасова А.И., "Дулкын" ижат берлэшмэсе житэкчесе Халиев А.Р. белэн бергэ Лесхоздагы Картлар йортына шефлык концерты белэн барып кайттылар. Эби-бабайлар укучылар тарафыннан куелган бай эчтэлекле концертны зур дулкынлану белэн карадылар, кузлэреннэн яшьлэр тугелде. Концерт программасын 9А сыйныфы укучысы Билалова Зилэ матур, кунелгэ утеп керерлек шигъри тэлгэшлэр сойлэп алып барды. 9 А сыйныфы укучысы Хосэенова Алсу башкаруында рус халык биюе, шушы ук сыйныф укучылары тарафыннан башкарылган вальс, 9Б сыйныфынын бер торкем кызлары башкаруында кытай халык биюе, рус халык биюе олкэннэребезне яшьлеклэренэ алып кайтты, курэсен. Э 9А сыйныфы укучылары тарафыннан эзерлэнгэн "Беренче театр" спектакле эби-бабайларны эле колдерде, эле аптырашта калдырды. Монлы, матур тавышлары белэн кунеллэргэ мон салучы жырчыларыбыз Галиев Булат, Билалова Зилэ, Шакирзянова Гузэл, 9А сыйныфыннан кызлар ансамбленен чыгышын кочле алкышларга кумделэр. Гимаева Зилэ белэн Шафигуллина Гузэл "Эбиемэ хат" дигэн жырны башкарганда, торле язмышлы эби-бабайларыбыз бик монсуландылар, хэтта 2 эби елап залдан ук чыгып киттелэр. Г.Тукайнын "Тормыш" шигырен Азиза кунел кылларын кузгалтырлык итеп сойлэде. 9 Г сыйныфы укучысы Загидуллин Нэфиснен курайда халык койлэрен уйнавы хэркемне тан калдырды.  Гомумэн, концерт бик матур булды, олкэннэребезнен кунеленэ хуш килде.
Укучыларыбыз буш кул белэн бармадылар. Картлар йортында тэрбиялэнуче барлык эби-бабайларга булэк-кучтэнэчлэр бирелде. Узлэренэ булган мондый назны, игътибарны бик яраттылар, зур рэхмэт эйттелэр. Куз яшьлэре аша, хэлсез кулларын болгап, балаларга тэуфыйкъ, шэфкатьлелек телэп озаттылар. Кунелгэ кисэк кенэ бик монсу булып китте... Бар унайлыклары булган йортта яшэсэлэр дэ, эби-бабайларыбызнын кунеллэре китек. Аларнын язмышлары беркемгэ дэ язылмаса иде... Олкэннэребезне ярдэмебездэн ташламыйк!
Концертны оештырган хэркемгэ, укучыларга, сыйныф житэкчесе Шакирова Н.Н., булэк-кучтэнэч биреп жибэргэн эти-энилэргэ, укытучыларга дирекция  зур рэхмэт белдерэ, ныклы сэламэтлек, шатлык-куанычлар тели.
Категория: Новости школы | Просмотров: 539 | Добавил: nazipxas | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016