Көзге кросс - 2013 - 21 Сентября 2013 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Понедельник, 05 Декабрь 2016, 15:33
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2013 » Сентябрь » 21 » Көзге кросс - 2013
21:14
Көзге кросс - 2013
21 нче сентябрь көнне Байлар Сабасының "Олимп” стадионында укучылар арасында "Көзге кросс” ярышы үткәрелде. Кросста 23 мәктәп һәм Аграр көллияттән барлыгы 165 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
2001 һәм яшьрәк малайлар арасында 400 м га йөгереп Нуруллин Ильназ (6Г) - 1 нче урынны, кызлар арасында 200м га Зайнуллина Алинә (6Б) - 3 нче урынны,
1998-2000 нче елгы егетләр 800м га йөгерүдә Габдрахманов Илназ (9В) - 2 нче урынны, кызлар арасында 400м га Вахитова Гөлназ (8А) - 1 нче, Аскарова Энҗе (7А) - 2 нче урын,
1996-1997 нче елгы егетләр 1000 м га йөгерүдә Карпов Максим (11Б) - 1 нче, кызлар 800м га йөгереп Фаляхова Диләрә (11А) - 1 нче урынны алдылар.
Гомум команда нәтиҗәләре буенча безнең гимназия командасы беренче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Күчмә кубок менә инде икенче ел рәттән Саба гимназиясенә тапшырылды. Ярышта катнашкан барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз, укуларында зур уңышлар телибез! МОЛОДЦЫ!!!
Категория: Новости школы | Просмотров: 348 | Добавил: Чулпан | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016