“Илһам чишмәсе” бәйгесенең нәтиҗәләре. - 29 Апреля 2013 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 10 Декабрь 2016, 02:06
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2013 » Апрель » 29 » “Илһам чишмәсе” бәйгесенең нәтиҗәләре.
13:18
“Илһам чишмәсе” бәйгесенең нәтиҗәләре.

   Бөек шагыйрь Габдулла  Тукайның  тууына  127 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы  укытучылары һәм укучылары арасында «Илhам чишмәсе» исемле  III республика әдәби-иҗат бәйгесе узды.

Аның төп максаты: укучыларны һәм укытучыларны Г.Тукай иҗатына тагын да якынайту, шигъриятнең җәмгыятьтәге тәрбияви ролен күрсәтү, каләм тибрәтүче( шигырь язучы) укучы һәм укытучыларны барлау, аларның тыйнак кына иҗатын киң җәмәгатьчелеккә таныту.

  Быелгы  бәйгегә 417 авторның (214  укытучы, 203  укучы) күпсанлы эшләре кабул ителде. Конкурска килгән язмаларны укыганнан һәм сайлаганнан соң   җыентык  басылып чыкты.

     " Илһам чишмәсе” исемле  җыентык  бәйгене  йомгаклау кичәсендә тапшырылачак.

Йомгаклау кичәсе  6 нчы майда  сәг.10.00  Казан шәһәренең 20 нче гимназиясендә ( Пионерлар урамы,10) узачак.

Бу бәйгедә гимназиябезнең инглиз  теле укытучысы Әхмәтгалиева Әлфия Тимербай кызы һәм 11 В сыйныфы укучысы Исмәгыйлев Альмир катнашып, эшләре җыентыкка кертелде. Алар 6 нчы майда  бәйгенең йомгаклау кичәсендә катнашачаклар. Әлфия Тимербаевна, Альмир  Сезне зур уңышларыгыз белән котлыйбыз.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлилова Л.Х.  

Просмотров: 610 | Добавил: saba1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016