Игелекле эш - 10 Февраля 2015 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 10 Декабрь 2016, 02:08
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2015 » Февраль » 10 » Игелекле эш
09:49
Игелекле эш


Изге эшләр эшләү дәвам итә. Һәр класс сугыш һәм хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче әбиләргә булышлык күрсәтә. 6 Г сыйныф укучылары, Нигмәтҗанов Айназ, Таипов Инсаф һәм Мөхәммәтгалиев Әлфисләр дә Байлар Сабасының Пионер урамы 7 йортта яшәүче Сәйфуллина Сәкинә әбигә булышырга бардылар. Һәрвакыттагыча Сәкинә әби безне якты йөз, тәмле тел белән каршы алды. Ул арада егетләребез үз эшләрен белеп ишегалдындагы карны бакча ягына чыгара да башладылар. Вакыт үткәне сизелмидә үткән. Егетләрнең бите алланган иде. Без эшебезне төгәлләп кайтыр юлга чыктык. Ә Сәкинә әби балаларга рәхмәт укыды һәм барысына да саулыклы озын гомер теләде. Мондый чаралар балалар күңелендә олыларга ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга, бердәмлеккә өйрәтә, күмәк эшкә өнди.
Сыйныф җитәкчесе: Заһидуллина Саимә Габделбәровна.

Категория: Новости школы | Просмотров: 134 | Добавил: Наилюшка | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Февраль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016