Гимназиядә өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшчәнлеге - 12 Марта 2014 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Пятница, 09 Декабрь 2016, 01:02
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2014 » Март » 12 » Гимназиядә өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшчәнлеге
11:07
Гимназиядә өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшчәнлеге
 
Башны эшләтә торган уен – шашка-шахмат белән күпләр балачактан ук мавыга. Көндәшеңнең киләсе мизгелдә нинди йөреш ясаячагын алдан белү һәм анализлау осталыгы, җыйнак һәм эзлекле эш итү – уңышка ирешү нигезе. Шашка-шахмат уены, спортның күп хәрәкәтләнү таләп итми торган интеллектуаль төре уенчыдан зур ихтыяр көче сорый, чөнки шашка-шахмат партиясе берничә сәгатькә сузыла.
Бүгенге көндә гимназиябездә күп кенә өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшләп килә. Шундыйларның берсе шашка-шахмат түгәрәге. Түгәрәк атнаның һәр көнендә дәресләрдән соң эшли. Шашка серләренә өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Саимә Гәбделбәр кызы өйрәтә. Түгәрәк төрле динамик паузалар: пазллар төзү, математик-логик мәсьәләләр, башваткычлар, ребуслар чишү, саф һавада булу белән аралаштырып алып барыла.
Түгәрәккә 1, 2, 4, һәм 7 сыйныф укучылары яратып йөриләр. 1 сыйныф укучылары Басырова Ралина, Каюмова Лидия, 4в сыйныф укучылары Халимов Адель, Сөнгатуллин Руслан, Галиева Диләрә, Гаянова Ләйсән, 4г сыйныф укучылары Хадиев Дилюс, Гыйльметдинов Рөстәм, 7а сыйныф укучылары Заһидуллина Сөмбел, Кашапова Ләйлә, Галимҗанова Алсулар шашка буенча актив уенчыларыбыз рәтендә саналалар.
Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости школы | Просмотров: 268 | Добавил: ОДК | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016