Гимназиябездә өлкәннәр көне - 29 Сентября 2012 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 03 Декабрь 2016, 14:37
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2012 » Сентябрь » 29 » Гимназиябездә өлкәннәр көне
09:17
Гимназиябездә өлкәннәр көне
Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килде мәктәпкә
Сары яфраклы юлдан.

Хуш килдегез, безгә кунаклар!
Түребезгә рәхим итегез!
Ачык йөзле, эшчән, хезмәт сөйгән
Туган мәктәбегезне күрегез!

28 нче октябрь көнне гимназиябезгә озак еллар Саба мәктәбендә хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, хезмәткәрләр кунакка килде. Өлкән укытучыларыбызны 1нче октябрь - өлкәннәр көне белән гимназиябез директоры Ханафиева Айгөл Шакирҗановна котлады. Ветераннарыбызга үзләренең оныклары көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Җыр – биюле, матур шигырьле әлеге тамаша өлкәннәребез күңеленә хуш килде. Кичәнең икенче өлеше гимназиябез ашханәсендә, чәй табыны артында дәвам итте. Бер күрешү – үзе бер гомер бит. Алар бер – берсенең хәлләрен белеп, эшләгән дәвердәге хатирәләре, истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичәне матур программа һәм моңлы җырлары белән Рәсимә Шафигуллина алып барды. Айнур Халиев үзенең җырларын башкарды. Өлкәннәребез тарафыннан әлеге чара бик җылы кабул ителде.
Категория: Новости школы | Просмотров: 553 | Добавил: Гулия | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016