Гимназиябез коллективы район мәдәният йортында Л.Леронның "Алтын кукәй яки киндерсюрприз" спектакле белән - 25 Марта 2015 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 03 Декабрь 2016, 14:34
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2015 » Март » 25 » Гимназиябез коллективы район мәдәният йортында Л.Леронның "Алтын кукәй яки киндерсюрприз" спектакле белән
10:05
Гимназиябез коллективы район мәдәният йортында Л.Леронның "Алтын кукәй яки киндерсюрприз" спектакле белән
Саба халкы театр, җыр-бию сәнгатен үз итә. Район башлыгы карары нигезендә оешмалар арасында, спектакльләр әзерләп, тамашачыга тәкъдим итү оештырылды. 22 нче март конне гимназиябез коллективы район мәдәният йортында Ләбиб Леронның “АЛТЫН КҮКӘЙ ЯКИ КИНДЕРСЮРПРИЗ” дип исемлэнгэн спектаклен сәхнәләштерде.
Спектакльне сәхнәгә гимназия өстәмә белем бирү укытучысы, режиссёр Курбанова А.Р. куйды. Бер авылда тормыш иткән ике гаиләнең балалары үсеп җитеп өйләнешергә уйлыйлар. Булачак кияу егете сюрприз ясыйм дип алтын йомырка эченэ алтын балдаклар алып яшерә. Моны ишетеп авылга хәбәрчеләр дә килеп төшә. Йомырка югалу сәбәпле, авылда ыгы-зыгы башлана. Спекталь азагында шунсы ачыклана, югалган алтын йомырка урынына кияу егете кабат нэкъ шундый ук йомырканы әзерли. Ике пар кавыша, кода-кодагыйлар ризалыкларын бирәләр, барлык авыл халкы әлеге парларны кавышу көннәре белән тәбриклиләр.
Спектакльдә катнашкан һәр кеше: Каримов И.И., Курбанова А.Р., Газизов М.Н., Сулейманова Г.Р., Гарифуллин Р.М., Гатауллина Р.И., Хайриев И.З., Галиева Н.А., Гимазова Д.Т., Зарипов М.Г., Шафигуллина Р.М., 4В сыйныфы укучысы Хабибуллина Динә, Файзрахманов Р.Р.лар, рольгэ кереп, чын мәгънәсендә, профессиональ артистлар дәрәҗәсендә зур осталык белән уйнадылар. Тамашачылар артистларыбызны көчле алкышларга күмделәр. Спектакль беткәч, Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.М.Гасимов, гимназия директоры А.Ш.Ханафиева гимназиябез артистларына зур рәхмәтен җиткерде.
Дирекция исеменнән, спектакльне сәхнәгә куючы режиссёрыбыз Айсылу Курбанова, спектакльдә уйнаучыларның барысына да рәхмәт белдерелә, алга таба зур иҗат уңышлары тели.

 

Категория: Новости школы | Просмотров: 153 | Добавил: Наилюшка | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Март 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016