Файдалы каникуллар - 6 Января 2015 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Воскресенье, 11 Декабрь 2016, 09:04
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2015 » Январь » 6 » Файдалы каникуллар
20:22
Файдалы каникуллар

Каникул яллары булуга карамастан, гимназиядә эшчәнлек актив рәвештә бара: 9 нчы сыйныфлар дәүләт имтиханнарына әзерләнә, укытучылар укучыларга аерым предметлардан өстәмә белем бирүне югары дәрәҗәдә башкара, “Мизгел” театр түгәрәге дә сәләтле укучылар белән эшли. Түгәрәк җитәкчесе Айсылу Рәисовна белән берлектә ярты еллыкта өйрәнгән сәхнә әсәрләрен анализлыйлар, ирешкән уңышларны барлыйлар, сәхнәдә укучылар тарафыннан булган кимчелекләрне бетерү өстендә эшлиләр. Уку барышында балалар бакчасы, район редакциясенә экскурсиягә барганлыктан, бу юлы музейга юл тоттылар. Музей хезмәткәрләре бик җылы каршы алды. Укучылар әби-бабайлары яшәгән дәвер, тормыш-көнкүреш белән таныштылар, сугышта батырларча корбан булган якташларны искә алдылар, Саба районының барлыкка килү тарихы, легенда-риваятьләр турында мәгълүмат алдылар. “Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк” ди халык мәкале. Гимназия укучылары мәкальне истә тотып тарихны тирәнтен өйрәнделәр. “Кунак ашы-кара каршы” дип, “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленнән сәхншләштерелгән өзек күрсәттеләр.

Прикрепления: Картинка 1
Категория: Новости школы | Просмотров: 173 | Добавил: ЮЛя | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Январь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016