Чыгарылыш кичәсе - 2014 - 25 Июня 2014 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Вторник, 06 Декабрь 2016, 13:11
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2014 » Июнь » 25 » Чыгарылыш кичәсе - 2014
14:21
Чыгарылыш кичәсе - 2014
 

Чыгып китәм диеп, иркенгә.

Уйлансаң да, моңлансаң да, дустым,

Мәктәп юлың инде үтелгән

Еллар узгач, күпме теләсәң дә,

Кайта алмыйсың инде бу көнгә.

Тик шулай да үткән-беткән диеп,

Мәктәпкә син эзең суытма.

Белем җилен өргән, тәүге дәрес биргән

Укытучыңны син онытма.

Сагынып кил туган мәктәбеңә

Каршы алыр җылы карашы.

Кыңгыраулар чыңы якынайтыр

Үткән белән бүген арасын.

Бүген, 25 нче июнь көнне барлык мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрли.

Бәйрәмне гимназиябез директоры А.Ш.Ханафиева ачып җибәрде, чыгарылыш укучыларына иң изге теләкләрен җиткереп, укучыларга аттестатлар, укуда иң алдынгы булганнарга Рәхмәт хатлары, спортта, җәмагать эшләрендә актив булганнарга Мактау Грамоталарын тапшырды.

Сыйныф җитәкчеләре исеменнән Загангараева Рәмзия Накиповна балаларга хәерле юллар теләде, шулай ук әти – әниләр исеменнән Назмиева Любовҗ Викторовна гимназия коллективына рәхмәтләрен җиткереп, балаларга уңышлар теләде.

Барлык чыгарылыш укучыларын бүгенге истәлекле көн белән ихлас котлыйбыз. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз.

Хәерле Юллар сезгә!

 

Категория: Новости школы | Просмотров: 442 | Добавил: saba1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016