Биләрдә “Сәләт” Форумы - 10 Июля 2012 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 10 Декабрь 2016, 04:06
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2012 » Июль » 10 » Биләрдә “Сәләт” Форумы
15:00
Биләрдә “Сәләт” Форумы
Халыкара "Сәләт” Форумы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсе нигезендә, быел 2012 елның 4 июленнән алып 9 июльгә кадәр тарихта беренче тапкыр Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында 3000 кеше катнашында "Сәләт” Халыкара яшьләр укыту форумы үтте. 1996нчы елдан алып Фестиваль Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында уздырыла. Ә 8нче июль көнне Форумда 5000гә якын кеше катнашты, 7-10 сыйныф укучыларыннан торган 45 районнан килгән район, республика, региональ һәм Россия күләмендә предмет олимпиадаларында һәм конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашучылар, лауреатлар очрашты. Чараның хөрмәтле кунагы - Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов.
Районыбыздан әлеге чарада Саба гимназиясе укучылары: Сираҗиев Риназ, Закирова Диләрә, Валиева Әдилә, Ханова Рәзинә, Хабибрахманова Алинә, Юсупова Айсылу, Дәүләтшина Гөлинәләрдән торган делегация катнашты. Форум кысаларында укучылар зур фәнни-укыту һәм мәдәни программа белән танышып, тематик мәйданчыклар һәм республика, Россия Федерациясенең танылган шәхесләре белән очрашты, Ислам конференциясе оешмасы илләреннән һәм ЮНЕСКОдан яшьләр делегацияләре белән аралашты. Кунаклар өчен оештырылган "Сәләт - туй” балаларга бик ошады. Форумда шулай ук Делегацияләрне "Сәләт"нең генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов, Cпасс районы башлыгы Камил Нугаев, ТР халык артисты Идрис Газиев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, үзешчән композиторлар берләшмәсе җитәкчесе Риф Гатауллин, ТР Фәннәр Академиясе әгъзасы Фаяз Хуҗиннар да катнашты.
Укучыларыбыз Биләрнең табигате белән хозурданып, "Изгеләр чишмәсенең” шифалы суларын эчеп, күңелле ял иттеләр.
Категория: Новости школы | Просмотров: 677 | Добавил: Гулия | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016