Әбием сандыгы - 18 Апреля 2015 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Понедельник, 05 Декабрь 2016, 15:34
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2015 » Апрель » 18 » Әбием сандыгы
10:42
Әбием сандыгы
 

Әбием сандыгы.
Кичә,17 нче апрельдә, Балалар иҗат үзәгендә XV Районкүләм «Сәләтле балачак – өметле киләчәк” дип исемләнгән балалар иҗаты фестиваль-конкурсы үткәрелде. Корбанова Айсылу Рәис кызы җитәкчелегендәге “Мизгел” театр түгәрәгенә йөрүчеләр бу бәйгедә I урынны яулап кайттылар. Хәзерге вакытта бәйгенең гала-концертына әзерләнәләр. 4 нче сыйныф укучылары “Әбием сандыгы” дип исемләнгән фольклор номинациясендә сәләтләрен югары дәрәҗәдә тамашачыга җиткерделәр. Катнашучыларның төп максаты: 1) Халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү,2) укучыларның сөйләм телен камилләштерү,3) Туган якка мәхәббәт, хөрмәт, патриотик хисләр тәрбияләүгә нигезләнгән иде.
Кыскача эчтәлеккә килгәндә, гомер буе авылда яшәгән Акъәбине язмыш шәһәргә алып китә. Әмма карчык мондагы мөхиткә ияләнә алмый. Ул туган иленең җәелеп яткан хәтфә болын-кырларын,челтрәп аккан чишмәләрен, шаулап үскән урманнарын, тунан җиренең ямьле бәйрәмнәрен , гөнаһсыз балаларын сагынып, күңелле мизгелләрен матур хатирә итеп искә ала. Әбинең уйлануларын укучылар аулак өй күренеше итеп сәхнәләштерделәр. Конкурсантлар татар халкы элек-электән яратып башкарган “Түбәтәй”, “Тукмак тәгәрәтү”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнадылар, әбинең гомер буе җыйган хәзинәсен – күңел сандыгын ачып дару үләннәрен, чигелгән алъяпкыч-кулъяулыклар,күкрәкчә, көмеш алка-чулпылар, бабаларыннан калган укалы түбәтәйне сокланып алып карадылар. Үләннәрнең шифасы турында шигырьләр сөйләп, әңгәмә кордылар. Балаларга аеруча “ Башы телемдә-ахыры төендә” дип аталган туган якка багышланган мәкаль әйтү ошады. Шулай ук укучылар табышмакка җавап эзләүдә дә сынатмадылар. Акъәбинең оныклары үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр: Фәннүр - курайда, Нәфис – баянда өздереп уйнаса, Нәргизә белән Илзирә биеделәр, Айзат белән Ләйсән сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, ә Азат исә татар халык җырын югары дәрәҗәдә башкарды. Гомумән, бүгенге бәйгедә укучылар бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар, туган җирнең кадерен тагын да ныграк белергә,гореф-гадәтләрне сакларга өйрәнделәр. Мондый төр конкурслар күбрәк уздырылсын, укучылар тагын да зуррак үрләр яуласын иде дип теләп каласы килә.

 

Категория: Новости сайта | Просмотров: 255 | Добавил: Наилюшка | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016