Безнекеләр - сынатмый! - 27 Ноября 2012 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Вторник, 06 Декабрь 2016, 13:09
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2012 » Ноябрь » 27 » Безнекеләр - сынатмый!
08:50
Безнекеләр - сынатмый!
Кичә, 26 нчы ноябрь көнне, районыбызның балалар иҗат үзәге базасында балалар милли театр иҗатын үстерү, театр сәнгате жанрында талантлы балалар һәм сәнгать коллективларын барлау һәм күтәрү, яшь тамашачыны театр сәнгатенә җәлеп итү, танылган якташыбыз СССРның халык артисты, РСФСРның К.С. Станиставский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Биктимиров Шәүкәт Хәсән улының эшчәнлеген танытуны дәвам итү, татар язучылары һәм артистларының иҗатын пропагандалау максатынннан үткәрелүче Шәүкәт Биктимиров исемендәге I балалар театр сәнгате конкурсы үтте. Әлеге конкурста Чистай, Биектау, Балык бистәсе, Әтнә, Саба районнарыннан 10 коллектив катнашып, үзләренең көчләрен сынадылар. Безнең Саба гимназиясеннән 6А сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Мирасова А.И.) Ф. Яруллинның "Ак яфрак” әкиятен сәхнәләштереп, III урынга лаек булдылар. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар телибез.
Категория: Новости школы | Просмотров: 605 | Добавил: Гулия | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016