Бер күрешү - бер гомер - 13 Апреля 2015 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 10 Декабрь 2016, 13:48
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2015 » Апрель » 13 » Бер күрешү - бер гомер
14:14
Бер күрешү - бер гомер
 

 

Бер күрешү-үзе бер гомер.
11 нче апрель көнне гимназия укучылары Лесхоз картлар йортына “Җиңүнең 70 еллыгы” уңаеннан Корбанова Айсылу Рәис кызы һәм Гатауллина Рәзинә Илдус кызы җитәкчелегендә, “Бер күрешү-бер гомер” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Чараның төп максаты:1) өлкән буынга хөрмәт хисләре тәрбияләү; 2) укучыларның сәләтен үстерү; 3) Бөек җиңүнең 70 еллыгын пропагандалаудан мәслихәт иде. Өлкән буын укучыларны бик җылы каршы алды. Концерт программасы җыр-бию, уен-көлке, нәфис сүз, Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленнән өзек белән үрелеп барды. Бүгенге көн әби-бабайлар өчен тагын шунысы белән күңелләренә кереп калды: гимназия коллективы апрель аенда туган көннәрен билгеләп үтүче өлкәннәрне, картлар йортында эшләүче хезмәткәрләрне матур итеп котладылар. Шулай ук чара барышында өлкәннәргә Георгий ленталарын бүләк иттеләр. Бүгенге көн һәркем өчен матур мизгелләр булып күңелләренә кереп калды. Картлар йорты хезмәткәрләре укытучыларга, укучыларга изге теләкләр теләп, рәхмәт сүзләрен җиткереп тагын кунакка чакырдылар. Өлкәннәр балаларны күз яшьләрен сөртә-сөртә озатып калдылар.
Мәрхәмәт, кешелеклелек,
Изге уй, яхшы теләк.
Җирдә яшәүче һәркемгә
Һәр даим зарур, кирәк.
Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,
Ходай гына бирсен сабырлык.
Матур киләчәкне яңартырга
Бардыр әле җирдә саф орлык.
Бу теләкләрне һәрберебез үзенә үрнәк итеп алсын иде. Безне кадерләп үстергән әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз картлык көннәрен үз туган нигезләрендә, бәхетле гаилә учагында, якыннары янәшәсендә кичерсеннәр иде.

Категория: Новости школы | Просмотров: 164 | Добавил: гузель2704 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Апрель 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016