Бәйрәм белән, Укытучым! - 4 Октября 2013 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Понедельник, 05 Декабрь 2016, 15:30
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2013 » Октябрь » 4 » Бәйрәм белән, Укытучым!
12:59
Бәйрәм белән, Укытучым!
Бәйрәм белән сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе!
Дөнья серен миңа өйрәтүчем!
Яшь җаннарга – Ходай илчесе!
Кайгыртып гел кеше кайгыларын,
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт Сезгә, чын – чын кеше сез.

Укытучыларыбыз... Алар безне уйларыбыз белән үткән заманнарга сәяхәт иттерәләр, бүгенге көн белән таныштыралар, киләчәгебез турында хыялланырга өйрәтәләр. Бездә якты, матур тойгылар тәрбиялиләр, кешеләрдәге, тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакыралар. 5 нче октябрь – халыкара укытучылар көне. Шул уңайдан, 4 нче Б сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Нәгыймова Әнисә Габделхаевна) актлар залында, укытучыларга багышланган бәйрәм концерты оештырдылар. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Барлык укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Эшләрендә зурдан-зур уңышлар, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, сәламәтлек теләп калабыз.
Категория: Новости школы | Просмотров: 345 | Добавил: ОДК | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016