Четверг, 23 Ноябрь 2017, 11:59
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2015 » Октябрь » 2 » Бәйрәм белән Сезне, өлкәннәребез!
08:53
Бәйрәм белән Сезне, өлкәннәребез!

2 нче октябрь көнне гимназиябезгә озак еллар Саба мәктәбендә хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, хезмәткәрләр кунакка килде. Өлкән укытучыларыбызны 1нче октябрь - өлкәннәр көне белән гимназиябез директоры Ханафиева Айгөл Шакирҗановна, профсоюз комитеты рәисе Гаррапова Гөлчәчәк Хаҗимөхәммәт бәйрәм белән котлады. Өлкәннәргә 3 нче А сыйныфы укучылар (җитәкчеләре Хөсәенова Г.Х.) көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Җыр – биюле, матур шигырьле әлеге тамаша өлкәннәребез күңеленә хуш килде. Кичәнең икенче өлеше гимназиябез ашханәсендә дәвам итте. Бер күрешү – үзе бер гомер бит. Өлкәннәр чәй табыны артында бер – берсенең хәлләрен белеп, эшләгән дәвердәге хатирәләре, истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә бик күңелле үтте.

Категория: Новости школы | Просмотров: 122 | Добавил: Наилюшка | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2017