6"В" сыйныфының тимурчылык эше - 19 Марта 2015 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Суббота, 10 Декабрь 2016, 23:18
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2015 » Март » 19 » 6"В" сыйныфының тимурчылык эше
10:58
6"В" сыйныфының тимурчылык эше
 

Ниһаять тышта яз сулышы хөкем сөрә. Кояш нурлары җиһанны җылыткан чакта күңел урамга тартыла. Яз һавасын сулыйсы, уянучы табигатькә сокланасы килеп тора. Гимназиядә дә уку гөрләп бара: укучылар тәүге каникулга әзерләнәләр, бар көчләрен куеп соңгы атнасын тырышып укыйлар. Төрледән-төрле конкурсларда катнашырга, буш вакытларын тимурчылык эшенә сарыф итергә дә онытмый алар. Мәсәлән, 6 "В" сыйныфы укучылары үзләренең яраткан Лена әби белән Риволь бабайларына ярдәм итәргә бардылар. Раковлар гаиләсе балаларны һәрвакыттагыча ачык йөз белән каршы алды. Укучылар ишегалдындагы бозны чабып урамга чыгардылар, кар түктеләр. Саф һавада эшләү тимурчыларга аеруча ошады. Вакытны бер-берең белән серләшеп, күңелле итеп уздыру һәркемгә файдага гына булды. Лена әби укучыларны күчтәнәчләр белән сыйлап, изге теләкләрен әйтеп озатып калды. Бүгенге көннең файдалы узуына укучылар да, өлкәннәр дә бик шатланды.

Категория: Новости школы | Просмотров: 138 | Добавил: Наилюшка | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Март 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016