4нче сыйныф укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме - 24 Мая 2013 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Воскресенье, 11 Декабрь 2016, 09:04
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2013 » Май » 24 » 4нче сыйныф укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме
13:09
4нче сыйныф укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме
Бүген 4нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Укучылар, әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Күлмәк, сумкаларны әллә ничә тапкыр барладыгыз. 1нче сентябрь кайчан җитә дип әти – әниләгезне аптыратып бетердегез. Һәм нихаять беренче уңышлар, беренче билгеләр. Әлифба сезне белем иленә алып керде. Сез бик күп һөнәрләргә өйрәндегез. Дүрт ел буе шатлыкларыгыз да, борчуларыгыз да уртак булды. Алда сезне тагын да авыррак, әмма кызыграк, мавыктыргыч сынаулар көтә. Сезне хәреф танырга, укырга язарга өйрәткән беренче укытучыларыгызны онытмагыз.
Сезне чын күңелебездән шушы иң истәлекле, шатлыклы көнегез белән тәбрик итәбез. Яңа уку елында сез барыгыз да 5 нче сыйныф укучылары булачаксыз. Җәйге каникулларны нәтиҗәле һәм файдалы итеп үткәрегез. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, мәктәпне яхшы гына укып чыгугызны теләп калабыз.
Категория: Новости школы | Просмотров: 420 | Добавил: Alsu | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016