1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. - 1 Сентября 2013 - Официальный сайт гимназии п.г.т. Богатые Сабы
Вторник, 06 Декабрь 2016, 11:11
Вы вошли как Просто гость | Группа "Гости"Приветствую Вас Просто гость | RSS

Официальный сайт МБОУ "Гимназии" п.г.т. Богатые Сабы

Категории раздела
Главная » 2013 » Сентябрь » 1 » 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме.
10:24
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме.
Кеше тормышында иң матур хатирәләр калдырган чак, кайгы-борчуларсыз балачактыр. Кем генә үзенең балачагын сагынмый икән? Мәктәп еллары безне шушы балачак белән тоташтыручы күпер ул. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Көзнең беренче көне, беренче бәйрәме буларак билгеләп үтелә бу көн. Ә иң дулкынланып көткән кешеләр – ул беренче сыйныфка баручылар. Без сезнең барыгызның да акыллы һәм сәләтле булуына ышанабыз. Хыялларыгыз, һичшиксез, чынга ашсын һәм сезгә монда хезмәт сөючәнлек һәм кыюлык, зирәклек, иҗади сәләтләрегез ярдәм итәчәк.
Мәктәп бусагасыннан атлап керү - безнең һәрберебез өчен дә зур шатлык булып калсын, алган белемнәрнең, аны өләшкән укытучыларның, белем алу өчен мөмкинлекләр булдырылган гимназиябезнең кадерен белеп яшик. Алган белемнәребез иман китерсен, мәктәптән белем алып кайткан һәр көн хәтеребездә иң яхшы истәлек булып гомерлеккә саклансын. Барлык мәктәп укучыларын, укытучыларны, студентларны һәм әти-әниләрне белем бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа уку елы яңа иҗади уңышлар китерсен. Укучыларыгыз сезне белемле, тәрбияле һәм итагатьле булулары белән сөендерсен. Сезгә нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм иминлек телибез. Яңа уку елы барыбыз өчен дә уңышлы булсын!
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме белән!
Категория: Новости школы | Просмотров: 677 | Добавил: ОДК | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Погода
Яндекс.Погода
Сегодня
Праздники сегодня

МБОУ "Гимназия" п.г.т. Богатые Сабы
2016